«Черек күл» паркында Илья Авербухның Winter Fest кышкы фестивале
17.01.2026
17:00
Казан шәһәре
«Черек күл» паркы

Шоу программасында Анастасия Игнатьева идарә иткән «Боз симфониясе» боз балетын, шулай ук фигуралы шуу йолдызларының чыгышларын күрергә мөмкин булачак:
Алексей Яһудин - өч тапкыр Европа чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия чемпионы.
Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин - фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионнары, ике тапкыр дөнья чемпионнары, биш тапкыр Европа чемпионнары һәм өч тапкыр Россия чемпионнары.
Албена Денкова һәм Максим Ставиский - Болгариянең ун тапкыр чемпионнары, Европа чемпионатларының күп тапкыр призерлары, ике тапкыр дөнья чемпионнары.
Анастасия Игнатьева-халыкара класслы оста, дөньякүләм боз тамашалары солисты.
Алексей Усков-боздагы циркның атказанган артисты.
Моннан тыш, Черек күл бозында Казанның яшь фигуристлары Дарина Абрамова һәм Кәрим Имамиев чыгыш ясаячак.
Чарага керү ирекле.
Winter Fest 2025 Россиянең тагын 5 шәһәрендә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Красноярск һәм Самарада декабрьдән февральгә кадәр уза







