
Катнашучылар чыршыны бизәү традициясе барлыкка килү турында беләчәкләр, Яңа ел маҗаралары, тылсым һәм яхшылык турында китаплар белән танышу булачак. Яңа ел викторинасы, кар бөртекләре конкурсы узачак. Балалар әкият геройларын танып беләчәкләр, кроссворд һәм Яңа ел башваткычларына җавап бирәчәкләр.







