
«Яңа ел автосы» Яңа ел машиналары парады
Азнакайда «Яңа ел автосы» Яңа ел машиналары парады узачак! Бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр ялкынлы музыка астында «Восток» сәүдә үзәгеннән Татарстан мәйданына кадәр тантаналы рәвештә узачак. Рульда - тамашачыларны сәламләүче Кыш бабайлар. Парадта катнашучылар бәйрәм кунакларына үзләренең визит карточкаларын күрсәтәчәкләр һәм гадәти булмаган автомобильләрне тәкъдир итәчәкләр.







