
Паркта иртәдән үк халык күңел ачулары башлана. Сәхнәдә мәдәният учреждениеләре (ДШИ, ЦКР, ДДК) коллективлары чыгышлары уза. Уен программалары, шулай ук «Алые паруса» мәдәният йортының иҗат коллективлары катнашында концерт: вокаль номерлар биюләр һәм театральләштерелгән номерлар белән алышына. Янәшәдә мастер-класслар белән өстәлләр урнашкан, анда теләгән һәркем катнаша ала. Мастер классны үрнәк «Ассоль»гамәли сәнгать студиясе дә үткәрә.







