
Яңа ел каникуллары тәмамлана,, әмма әкият әле безнең белән! «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында Сезне үзенчәлекле бәйрәмгә-Иске Яңа елга чакырабыз! Барыгызны да 13 гыйнвар көнне Үзәк чыршы янындагы мәйданда көтәбез. Сезне чын бәйрәм кәефе тудыру өчен җанлы музыка, кышкы әйлән-бәйлән, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар көтә. Үзегезгә тагын бер яңа ел могҗизасы бүләк итегез! Иске елны бергә үткәрергә һәм яңа ел чыршысы астында теләкләр әйтергә бөтен гаиләгез белән килегез!







