
Инде бишенче ел рәттән без моржлар берлеге белән бергә кышкы чыныгу яратучылар өчен бәйрәм оештырабыз.
Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә кунакларны купель ачылышы, катнашучыларның Яңа елга багышланган йөзүе, алып баручының интерактив программасы һәм халык образларындагы аниматорлар көтә. Теләүчеләр күрсәтмә йөзүдә катнаша, чыныгу белән шөгыльләнүчеләр белән аралаша, кышкы йөзү турында күбрәк белә һәм коенганнан соң мичле мунчада җылына алачак.







