
Балтач районында яшьләрнең бер яраткан уены бар. Ул - брумбол. Ул хоккей уены кагыйдәләре белән уйнала, ләкин тимераяклар урынына - итекләр, кәшәкә урынына гадәти себерке кулланыла.
Брумболны «Тайгалак-Шугалак» шугалагында уйныйлар һәм бу уен берәүнедәбитараф калдырмый. Брумбол – уен гына түгел, ә чын кышкы бәйрәм. Уен барышында дуслык хисләре, командадгы атмосфера дабик мөһим.
Үзенең гадилегенә дә карамастан, брумбол җитезлекне, үткенлекнеталәп итә. Иң мөһиме - ул бик күңелле уен. Брумбол сезоны бездә кышын берничә уенны үз эченә ала һәм берничә тапкыр уздырыла. Уенга теләгән һәркем кушыла ала.







