Партнер булу
Партнер булу Рус
Тат
<  Вернуться назад

Бозлы фестиваль

27.12.2025

16:00

Әтнә районы

Олы Әтнә

«Ашыт» СМ шугалагы

Бозлы фестиваль

Чарада районның барлык кешеләре дә катнаша ала. Фестиваль 3 этапта уза. Беренче этап – хоккей сезонын ачып җибәрү өчен җитәкчеләргә сүз бирелә. Катнашучыларны сәламләп концерт номерлары башкарыла. Икенче этапта төрле яшьтәге кешеләр өчен күңелле спорт ярышлары тәкъдим ителә. Өченче этапта хоккей сезонын ачып җибәрү максатыннан командалар арасында хоккей уйнала. Ярышларда Татарстан Республикасының Әтнә районы командалары катнаша, алар бары тик 18 яшькә җиткән Әтнә районында теркәлгән һәвәскәр хоккейчылардан гына тора. Команда составы 18 кеше (15 уенчы, 2 капкачы, 1 тренер). Әгәр дә ялган затлар, 18 яшькә җитмәгән затлар катнашса, команда уеннан алына, командага техник җиңелү исәпләнә(5-0 исәбе белән). Дәгъвалар уеннан соң ярышларны оештыручыларга язма рәвештә белдерелә. Һәр команда уенчының амунициясенә туры килә торган бердәм формада булырга тиеш. Командалар үз җанатарлары һәм аларның спорт объектында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәве өчен җаваплы. Спиртлы эчемлекләр кулланган уенчылар ярышларга кертелми Ярышларда катнашучы һәр хоккейчының шәхесен идентификацияләү өчен һәр матчта аның шәхесен раслаучы документ булырга тиеш. Уен дәвамы: 15 минутлык 3 период. Периодлар арасында тәнәфес – 5 минут. һава торышы начар булганда, уеннар ярышларның баш хөкемдары карарына кадәр күчерелә.

Может быть

интересно