
Минзәлә шәһәре яр буенда Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган уха кышкы фестивале узачак. Бәйрәмдә сез уха әзерләү һәм балык тоту буенча ярышларны күрә алырсыз. Шулай ук күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнашырга момкинлек булачак. Ә район мәдәният сараеның иҗат коллективы бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар өчен концерт программасы оештыра. Анда ялкынлы вокаль һәм музыкаль композицияләр яңгыраячак. Бу-гаилә, дуслар белән вакыт үткәрү һәм кышкы бәйрәм атмосферасы, тәмле уха ашы һәм яхшы кәеф белән ләззәтләнү өчен менә дигән мөмкинлек.







