< Вернуться назад
Төлке эзләре буенча квест
30.01.2026
10:00
Казан шәһәре
Сибур экосукмаклары (Төлке маршруты)

Сезне гаиләләр белән Идел сукмагының бер өлеше булган Төлке экосукмагы буйлап интерактив квестка чакырабыз! Бу — туган якның кышкы табигатен, флора һәм фаунасын өйрәнү өчен уртак маҗара. Катнашучылар алты тематик ноктада уенлы һәм танып белү биремнәрен үтәп, маршрут буенча узачак, эко-тәңкәләр эшләп, аларны «Экокибеттә» призларга алыштыра алачак.
Әлеге чара укытуны, команда эшен, экологик белем бирүне һәм актив ялны берләштерә, социаль элемтәләрне ныгыта һәм әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра.







