
Сезне җылы һәм күңелле «Матур гаилә – ил күрке» бәйрәменә чакырабыз!
Программада:
• Районның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү;
• Номинацияләр буенча тантаналы котлау;
• «Иң яхшы йорт ишегалды» конкурсына йомгак ясау.
Сезне иҗади мастер-класслар, кышкы уеннар, музыкаль флешмоблы бәйрәм концерты һәм хуш исле «Дуслык» боткасы белән сыйлау көтә.
Гаилә җылысы һәм шатлык атмосферасын бергәләп тудыру өчен, һәрберегезне көтеп калабыз!







