< Вернуться назад
«Идел буе сукмаклары» квестория
23.01.2026
13:00
Яр Чаллы шәһәре
27/01, 27/02 өйләренең ишегаллары

Гаилә командалары өчен уен программасы! Монда катнашучылар тылсымлы тарихның бер өлеше булачаклар. Идел буе халыклары әкиятләре геройларына әверелеп, «КАМАЗ» мәдәният ишегалдының «Мистерия» музыкаль театры артистлары белән бергә әкияти маҗаралар дөньясына кереп китәчәкләр һәм төрле киртәләрне җиңәчәкләр.
Җиңүче команда проект партнерларыннан — «Fanny planet» интерактив паркы һәм «Время пирогов» кондитерханәсеннән — бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Килегез, без нәкъ сезне көтәбез!







